news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Африка корпусында хезмәт итүгә Татарстанда контракт төзүчеләр 3 млн сум алачак

Татарстанда РФ Кораллы көчләре составында Россиядән читтә бурычларны үти торган Африка корпусына хәрби хезмәткәрләр җыю дәвам итә. Татарстанда контракт төзүчеләргә бер мәртәбә акчалата түләү каралган – 3,1 млн сум. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе.

Түләү ике өлештән тора: 2,7 млн сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан.

Татарстанда контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң тулы озатып йөрүгә исәп тотарга була. Махсус сайт булдырылган, анда корпуска керергә теләүчеләр өчен тулы мәгълүмат бирелгән: таләпләр, хезмәт шартлары, ташламалар һәм түләүләр, ярдәм чаралары.

Сайтта нинди белгечләр кирәклеген, хәрби хезмәткәрләрнең командировкаларга ничек әзерләнәчәген белергә мөмкин, иң киң таралган сорауларга җаваплар бар. Шунда ук онлайн-консультация алырга һәм әңгәмәгә язылырга мөмкин.

Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана.

Кандидатларга төп таләпләр:

  • РФ гражданлыгы;
  • рядовой һәм сержантлар составы өчен – 45 яшькә кадәр, офицерлар өчен – 55 яшькә кадәр;
  • наркотиклар һәм алкоголь белән проблемалар булмау, ВИЧ/СПИД авырулары, гепатитлар булмау;
  • авыр маддәләр буенча хөкем ителүләр булмау;
  • чит илгә чыгу рөхсәте;
  • сәламәтлек торышы яхшы булу;
  • медицина белеме генә булган хатын-кызлар-(45 яшькә кадәр);
  • эссе климатны җиңел кичерүчеләр.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot