news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Африка илләре Татарстан эшмәкәрләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә уйлый

Африка илләре Татарстан эшмәкәрләре белән мөнәсәбәтләрне үстерергә уйлый
Фото: Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте

Бүген, 28 мартта, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев Экваториаль Гвинея, Ангола һәм Бурунди дәүләтләренең Россиядәге илчеләре белән очрашты. Дипломатлар Казанга икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү максаты белән килгән. Бу хакта палата матбугат матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илчеләр республика профильле министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм эшмәкәрләр белән аралашты. Кунакларны КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директорының халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Альбина Имаметдинова һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының төбәкне өйрәнү һәм цифрлы гуманитаристика кафедрасы мөдире Луиза Кәримова озата йөрде.

Дипломатларга институтта «БРИКС илләренең тикшеренүләр үзәге» эшләвен һәм КФУ ярдәмендә Казанда беренче Африка йорты ачылуын сөйләделәр.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев, очрашуны ачып, билгеләп үткәнчә, бүген Африка бизнес вәкилләре өчен зур кызыксыну уята һәм бүгенге очрашу мөнәсәбәтләрне үстерү юлында мөһим этап булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100