news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Африка чумасы аркасында Тукай районында ябылган юл проблемасы хәл ителергә мөмкин

Мәсьәләне чишүдә муниципаль башлык киңәшмә уздырып, карарын әйтте.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). “Кама Беконы” җәмгыяте һәм “Тополя” бакчачылык ширкәте арасында бәхәс килеп чыккан иде. Сәбәбе – дуңгызчылык комплексының бакчачылар йөри торган юлны ябуы, дип яза Тукай районының “Якты юл” газетасы.

Кичә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев урынга чыгып киңәшмә үткәрде. Аерым алганда, “Кама Беконы” җәмгыятендә 239 338 баш дуңгыз бар. Бу – республиканың дуңгызчылык буенча ит җитештерү күләменең 58 процентын тәшкил итә. Юлны ябуны “Кама Беконы” африка чумасын комплекска кертмәү өчен башкарылган эш дип аңлата.

Татарстанда башлап Нурлат районындагы дуңгызларда бу авыру очрагы ачыкланганын искәртик. Россиядә 2007 нче елдан алып барлыгы 1 мең шундый очрак теркәлгән. Тукай районының ветеринария оешмасы җитәкчесе Әнсар Әбделмәнов әйтүенчә, нәтиҗәдә, бер миллард долларлык зыян килгән. Авыру барлыгы ачыкланган вакытта комплексны һәм терлекләрне тулысынча яндыралар.

Тукай районындагы киңәшмәдә “Татавтадор” җәмгыяте, районның электр челтәрләре, “Чаллыгаз”, ЮХИДИ, “Главтатдортранс”, “ РГУ БДД”, Россия авыл хуҗалыгына күзәтчелек идарәсе, Тукай районының ветеринария оешмасы, район хакимиятенең җир һәм төзелеш буенча җаваплы затлары, бакчачылардан идарә әгъзасы Дмитрий Волков катнашты. Дмитрий Волков мәсьәләнең актуальлегенә басым ясап: “Бакчадан Чаллыга көн саен эшкә, балаларын бакчага, мәктәпкә илтүчеләр бар. Шуңа юл бик кирәк” , - диде.

Район башлыгы, бакчачыларга юл салачакбыз, дип вәгъдәләде, моның өчен техник таләпләргә туры килгән маршрут әзерләргә кушты. Әлеге максатлар өчен җирне рәсмиләштерү тиешле органнарга йөкләнелде. Якын арада бакчачылар өчен вак таш түшәлгән вакытлыча юл салу планлаштырыла. “Киләсе елга республика программасы буенча монда каты өслекле юл салачакбыз” , - диде Васил Хаҗиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100