news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Африка чумасы аркасында Липецкида 15 мең чамасы дуңгызны юк итәләр

Бу Липецк өлкәсендә Африкасы чумасы аркасында дуңгызларны массакүләм юк итүнең иң зур очрагы.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Липецк өлкәсендә "Черкизово" төркеме дуңгыз комплексында Африкасы чумасы аркасында 15 меңгә якын терлекне юк итәчәкләр. Бу хакта Липецк өлкәсе Ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Стукалин сүзләренә сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә.

"Липецк өлкәсенең Лев Толстой районында дуңгыз комплексында Африка чумасы колач җәю нәтиҗәсендә карантин игълан ителгән. Анда берничә терлек үлгән, лаборатория тикшерүләре дуңгызларда Африка чумасы вирусы булуын ачыклаган. Кагыйдә буенча бу комплекстагы барлык терлекләр дә ягып юк ителергә тиеш, 14,8 мең баш турында сүз бара", - диде ул.

Бу Липецк өлкәсендә Африкасы чумасы аркасында дуңгызларны массакүләм юк итүнең иң зур очрагы дип билгеләп үткән өлкә Ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

"Гомумән алганда, быел бу факт буенча 4 мең терлек юкка чыгарылган. Предприятиегә китерелгән зыян исәпләнә, әмма терлекләр иминиятләштерелгән", - дигән ул.

"Черкизово" матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, вирус аз терлектә ачыкланган. "Диагноз Дәүләт ветеринария хезмәтләре тарафыннан расланган. Вирусны вакытында ачыклау һәм аны таратуга чик куймау Африка чумасы йоктырган терлекләрне оператив изоляцияләү мөмкинлеге биргән. Липецк өлкәсендә бу мәйданчыкта ана дуңгызларның 6 проценты булган, анда карантин игълан ителгән. Бу 2016 елда компаниянең җитештерү күләменә йогынты ясамаячак", - диелгән хәбәрдә.

2015 елдан башлап дуңгызларда Африка чумасы Брянск, Владимир, Орел, Курск, Рязань өлкәләрендә теркәлгән. Россиянең берничә төбәгендә тарттырылган иттә дә вирус табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100