Africa Eco Raсе-2015 раллиеның 4 этабында Шибалов экипажы финишка беренче килде
Россиянең Сергей Куприянов идарәсендәге тагын бер экипажы финишка өченче булып килде
(Яр Чаллы, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Мароккода "Africa Eco Raсе-2015" халыкара ралли-марафонының дүртенче этабы тәмамланды.
Бүген дизель ягулыгына көйләнгән “КАМАЗ” белән идарә итүче Антон Шибалов экипажы финишка янә беренче килде, икенче - Чехиянең Томаш Томечек экипажы, Россиянең тагын бер экипажы – газга көйләнгән “КАМАЗ” белән идарә итүче Сергей Куприянов экипажы финишка өченче булып килде.
Иртәгә As sakn – Dakhla маршруты буенча раллиның бишенче этабы узачак. Аның озынлыгы 752 км тәшкил итәчәк.
Фотосурәт kamazmaster.ru сайтыннан алынды.