"Africa Eco Raсе-2015" ралли-марафонының 5 нче этабында Куприянов идарәсендәге "КАМАЗ" финишка беренче килде
Иртәгә "Africa Eco Raсе" экипажы һәммәсе ял итә
(Яр Чаллы, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Мароккода "Africa Eco Raсе-2015" раллиеның 5 нче этабы уза. Искәртеп үтәбез: аның маршруты күп еллар элек үткәрелгән Париж-Дакар раллие белән тулысынча туры килә.
“Татар-информ” МА ны белдерүләренчә, бүген йөк машиналары арасында финишка беренче булып Куприянов идарәсендәге газга көйләнгән “КАМАЗ” килде, икенче булып - хатын-кыз пилот Элизабет Жасинто идарәсендәге Португалия экипажы. Йөк машиналары арасында өченче - Антон Шибалов идарәсендәге дизель ягулыгына көйләнгән “КАМАЗ”, дүртенче - Томаш Томечек идарәсендәге Чехия экипажы.
Иртәгә "Africa Eco Raсе" экипажы барысы да ял итә. Автомобильләрне техник белгечләр караячак.
5 гыйнварда 6нчы этап DAKHLA/CHAMI маршруты буенча узачак. Аның озынлыгы барлыгы 200 км.
Моннан тыш, иртәгә башка континентта “Дакар” раллиеның 2 нче этабы старт ала, анда Россиянең “КАМАЗ-Мастер” командасының берьюлы 4 экипажы катнаша.
Фотосурәт команданың матбугат хезмәтеннән алынды.