news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Афинада заманча шәһәр тарихында беренче мәчет ачыла

Аның имамы мароккалы 50 яшьлек Зәки Мөхәммәд булачак.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Афинада заманча шәһәр тарихында беренче мәчет православие Пасхасыннан соң ачылачак. Пасха быел 28 апрельдә билгеләп үтелә. Бу хакта Kathimerini газетасы хәбәр итә, дип җиткерә ТАСС.

Мәгълүматларга караганда, булачак мәчетнең Грециянең Мәгариф, фәнни тикшеренүләр һәм культлар министрлыгы тарафыннан билгеләнә торган административ советы шушы көннәрдә яңа мөселман гыйбадәтханәсе өчен беренче имамны сайлап куйган.

Совет бу вазифага 25 ел элек Грециягә килгән 50 яшьлек мароккалы Зәки Мөхәммәд кандидатурасын тәкъдим иткән. Яңа имам кую турында соңгы карарны мәгариф фәнни тикшеренүләр һәм культлар министры Костас Гавроглу кабул итәчәк.

Мәчетне җиһазлап бетерү эшләре бара. Аның территориясендә фонтан төзелде һәм наратлар утыртылды, эчендә бизәү эшләре тәмамланып килә, диелгән хәбәрдә.

Мәчет атна буе намазга кадәр ярты сәгать кала ачыла һәм аннан соң ярты сәгать узгач ябыла. Төп Ислам бәйрәмнәре вакытында дин йорты тәүлегенә 24 сәгать ачык була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100