news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанның яңа Конституциясенә этник татарлар өчен туган телне укыту кертеләчәк

Әфганстан хакимияте илдә Коръәнгә һәм сөннәткә, шулай ук мөселман хокукларына нигезләнгән яңа Конституция әзерләү турында игълан итте. Яңадан язылган төп законда Әфганстанның законнары һәм сәясәтенең төп базасы хәнәфи юриспруденциясе булуы закон тарафыннан ныгытылачак.

«Әфганстан Татарлары советы Конституциянең яңа проектын әзерләүдә катнашты. Безнең актив позиция аркасында татарлар тупланып яшәгән җирләрдә белем бирү оешмаларында туган телне мәҗбүри укытуны кертәчәкләр. Паспортларда һәм туу турында таныклыкларда милләтләрен татар дип язучылар инде 2 млн кешедән артып китте. Татарлар 12 зур провинциядә тупланып яши. Бу күрсәткечләрнең барысын да исәпкә алып, яңа Конституция кабул ителгәннән соң, без 12 мең мәктәптә татар телен укыта башлаячаклар дип әйтә алабыз. Әмма безгә укыту программалары, методик әсбаплар, онлайн-укытуны оештыру кирәк. Һәм бу мәсьәләдә бөтен өмет Татарстанда һәм Бөтендөнья татар конгрессында», – дип сөйләде «Татар-информ»га Әфганстан Татарлары советы рәисе Забихулло Надери Татар.

Әфганстанны илнең Төп закон еш үзгәреп тора торган дәүләтләр исемлегенә кертергә була. 1923 елдан башлап Лойя-джирга – старейшиналар советы тарафыннан җиде Конституция кабул ителгән була. Хәзер Әфганстанда 2004 елда кабул ителгән Конституция гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100