news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанның татар фермерлары үз продукциясен Татарстанга китертергә әзер

Әфганстанның татар фермерлары үз продукцияләрен Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләренә китертергә әзер. Әфганстан татарлары шурасы башлыгы Забихулло Надери Татар «Татар-информ» журналистына шул турыда хәбәр итте.

«Безнең ил уникаль җирдә урнашкан һәм уникаль климатка ия, бу барлык авыл хуҗалыгы культуралары төрләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Герат зәгъфраны, Кандагар гранатлары, Ташкург кавыннары бөтен дөньяга билгеле. Быел безнең татар җәмгыяте фермерлары игелә торган авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарын берничә тапкыр арттырды. Аларның күбесе үз продукциясен Россия базарларында сатуга исәп тота»,-  дип билгеләп үтте Забихулло Надери Татар .

Авыл хуҗалыгы һәрвакыт Әфганстан икътисадының нигезен тәшкил итте. Әфганстан территориясенең 11,8 процентын сөрүлек җирләре итеп кулланып булуга карамастан, ил халкының 42,5 проценты авыл хуҗалыгында эшли.

«Быел мин чәчүлекләрне 600 гектарга арттырдым. Элек бу җирләр эшкәртелмәде һәм буш ята иде. Без илебезнең авыл хуҗалыгы икътисадын торгызырга телибез. Моның өчен барысын да эшләячәкбез», –  дип уртаклашты Хәзрәт Солтан өязенең татар җәмгыяте фермеры Саманган Рәхмәтулла Әмани Татар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100