news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанның Россиядәге илчелегендә әфган татарлары делегациясен кабул иттеләр

Мәскәүдә Әфганстан эшләрендә вакытлы ышанычлы Җамал Насир Гарвал әфган татарлары делегациясе – Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу Әфганстанның Мәскәүдәге илчелегендә узды. Җамал Гарвал Россия мөселманнары Казан Хәйрия патриотик фондының Кабулдагы вәкиллеге эшен югары бәяләде һәм иң кыен, ил Хөкүмәте алышынган чорда әфган халкына ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, делегатлар Бөтендөнья татар конгрессы съезды чаралары турында сөйләде һәм Татарстан башкаласына сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Очрашуны шәрехләп, Россия мөселманнары Казан Хәйрия патриотик фондының генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин Россия Хөкүмәтенең Әфганстан продукциясе өчен пошлиналарны нульгә калдыру турындагы карары ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен уңай нәтиҗә бирәчәген искәртте.

«Без Әфганстан Хөкүмәте ягыннан да шундый ук карар көтәбез. Шулай ук Әфганстан ягыннан виза бирү эшен тәртипкә салырга кирәк. Бу ике ил арасындагы сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләр үсешен тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Рөстәм Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100