Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстандагы Россия үзәге: 2026 ел - ТР һәм Әфганстан арасында мөнәсәбәтләр үсеше елы
Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге 2026 ел Татарстан һәм Әфганстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр үсеше елы булачак дип саный.
«Татарстан – әфган трекында иң актив Россия төбәге. 2023 елның көзендә Казанда Россия, Әфганстан, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре катнашында Әфганстан буенча Мәскәү форматындагы консультацияләр утырышы узды, анда Россия эшлекле үзәге дә катнашты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 2025 елның җәендә Россия дөньяда беренче булып Әфганстан Ислам әмирлеген рәсми рәвештә таныды», – дип искә төшерде Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
«Татарстан Республикасы делегациясенең Кабулга рәсми визиты булды. Әфганстанда Татарстанның Сәүдә вәкиллеген ачу турында консультацияләр бара. Моңа кадәр Татарстан башкаласына берничә тапкыр икътисад буенча беренче вице-премьер Абдул Гани Барадар җитәкчелегендәге Әфганстан хөкүмәте әгъзалары килде. Шулай ук безнең үзәк мәйданчыгында Россия-Әфганстан инвестицион советы эшли башлады», – дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз