news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанда татар телен саклауга багышланган халыкара конференция узачак

Әфганстан Ислам Әмирлегендә беренче халыкара конференция уздырырга җыеналар, анда татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар әйтүенчә, чарага Кытай, Төркия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Һиндстан, Урта Азия һ.б. илләрнең татар җәмгыятьләреннән делегатлар киләчәк. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.

«Татар милләте Әфганстандагы дәүләт хасил итүче милләтләрнең берсе дип танылды. Татарлар үз милләтләрен паспортларында һәм туу турындагы таныклыкларында актив күрсәтә. Безнең балалар мәктәпләрдә татар телен өйрәнә, татар мәдәниятен саклау буенча конкурслар үткәрәбез. Эшкуарлар үзара хезмәттәшлек итә», - диде Зәбихулла Нәдери Татар.

Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге алда торган конференция турындагы мәгълүматны раслады. «Әфганстан татарлары җәмгыяте тарафыннан татар мәдәниятен, тарихын һәм милли традицияләрен торгызу буенча зур эш башкарылды. Шунысы куанычлы, соңгы вакытта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе дә бу эшкә кушылды», - дип искәртте Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot