Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстанда татар телен һәм мәдәниятен саклау халыкара конференциясе узачак
Әфганстан Ислам Әмирлегендә татар телен һәм мәдәниятен саклау беренче халыкара конференциясен уздырырга планлаштыралар. Чарага Урта Азия, Кытай, Төркия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Һиндстан һәм башка дәүләтләрдән татар җәмгыятьләре вәкилләре килергә җыена. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы башлыгы Зәбихулло Надери Татар хәбәр итте.
«Татар милләте – Әфганстанның дәүләт төзүче милләтләренең берсе дип танылган. Татарлар үзенең милләтен паспортларында һәм туу турындагы таныклыкларында актив күрсәтә. Безнең балалар мәктәпләрдә татар телен өйрәнә, татар мәдәниятен саклау өчен конкурслар үткәрәбез. Эшмәкәрләр бер-берсе белән хезмәттәшлек итә», - диде Зәбихулло Надери Татар.
Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәгендә бу мәгълүматны расладылар. «Әфганстанның татарлар җәмгыяте татар мәдәниятен, тарихын һәм милли традицияләрен торгызу юнәлешендә зур эш башкарды. Соңгы вакытта бу эшкә шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе дә кушылуы сөендерә», - дип ассызыклады Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз