news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанда татар кәләшләре өчен калым арткан

Соңгы елда Әфганстанда чит ил мөселманнарының, бигрәк тә татар диаспорасы вәкилләренең җирле татар җәмгыяте кызларына кызыксынуы арткан. Кияү гаиләсе татар милләтеннән булган кәләш өчен түләргә әзер калым күләме бер елда 40 тапкырга диярлек арткан.

«Мөселман илләрендә кәләш сайлауга һәрвакыт җитди караганнар. Татар җәмгыяте кызлары беренче чиратта тәрбиясе һәм гаилә гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләре белән аерылып тора. Әле күптән түгел генә туй булды, анда Төркия татарлары булган кияү гаиләсе бик зур калым түләде», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстан Татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар.

Башка күп кенә ислам илләрендәге кебек, Әфганстанда парларны әти-әниләре сайлый, кияү белән кәләш үзләре булачак хәләл җефетләрен сайлауда катнашмый. Кагыйдә буларак, улы өчен хатынны әнисе эзли. Бу озакка сузылган һәм бик җентекле процесс, чөнки кәләш кенә түгел, ә булачак туганнар да сайлана.

«Рәсми мәгълүматларга караганда, Әфганстандагы татар гаиләләре арасында бер генә аерылышу очрагы да булмаган. Ир белән хатын арасында чыккан мәсьәләләрне хәл итү өчен ике яктан да туганнар җәлеп ителә. Аерылышу әдәпсезлек булып санала һәм бөтен нәселнең данын пычрата. Әфганстанда татар милләте рәсми танылу алганнан соң, татар кызлары социаль яклауга ия булды һәм Әфганстан Татарлары советы, старейшиналар, мәҗлес аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклый», - диде Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot