news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстанда бузкаши уены чемпионатында татарлар командасы җиңде

Әфганстанда бузкаши уены чемпионатында татарлар командасы җиңде

Урта Азиядә атлар катнашында уздырыла торган уен – бузкаши буенча Әфганстан провинцияләре арасында чемпионатта Саманган провинциясен тәкъдим иткән Әфганстан татарлары командасы җиңде. Ярышларда Әфганстанның 16 провинциясеннән спортчылар катнашты.

«Безнең команда мондый масштаблы ярышларда беренче тапкыр катнашты. Төркемдә татарлар Тахар, Балх, Джаузджан провинцияләре спортчыларын җиңде. Чирек финалда Баглан провинциясе командасы отты. Ярымфиналда Нуристан җиңелде. Ә финалда саманганлылар Кундуз командасын җиңде. Өстәвенә, барлык җиңүләр дә истә калырлык һәм ышандырырлык булды. Безнең команда –  чемпионнар кубогын, ә уенчылар истәлекле сувенирлар алды», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы җитәкчесе Зәбихулло Надери Татар.

Бузкаши –  Урта Азия күчмә халыкларының уены, Чыңгызхан заманыннан ук билгеле һәм Әфганстанда милли спорт төре. Еш кына уеннар җомга көнне уза һәм меңләгән җанатар җыя.

Бу Әфганстанда бик куркыныч һәм сәламәтлеккә зыян китерә ала торган спорт төре. Уенчыларга көндәшләреннән табышны тартып алу өчен камчы кулланырга рөхсәт ителә. Еш кына көрәш барышында катнашучыларның куллары-аяклары сына, бармаклары чыга. Үлем очраклары да бар. Ярышларда билгеле бер токымлы атлар гына катнаша, алар биш ел дәвамында махсус әзерләнә.

«Беренче уенда ук татар командасы зур ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Әфганстанның бузкаши буенча җыелмасының төп уенчыларын Әфганстан татарлары тәшкил итәчәк», – дип аңлатты җиңүне Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Фондның вәкиллеге Кабулда да бар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100