news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанда җир тетрәүдә үлүчеләр саны 800дән арткан

Әфганстанда җир тетрәүдән үлүчеләр саны 800 кешегә кадәр арткан. Һәлак булганнарны һәм яраланганнарны эзләү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр ил хакимияте.

«Беренчел мәгълүматларга караганда, Кунар провинциясендә генә дә 800гә якын кеше һәлак булган», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук Кунарда һәм илнең башка провинцияләрендә 2 меңнән артык зыян күрүче турында билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot