Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстанда Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнашкан Камалетдин Татар вафат булган
Әфганстанның Сәмәнган провинциясендә 60нчы яшендә провинциянең баш аксакалы, Әфганстан татар җәмгыятенең танылган активисты һәм Бөтендөнья татар конгрессының ике съездында катнашкан Камалетдин Татар вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар хәбәр итте.
«Камалетдин Татарның тугыз баласы – алты улы һәм өч кызы калды. Аксакалны аның туган ягында, Сәмәнганда җирләделәр», - диде ул.
Камалетдин Татар татар җәмгыятендә беренчеләрдән булып Татарстан белән мәдәни элемтәләрне җайга салуның мөһимлеге турындагы мәсьәләне күтәреп чыкты. 2007 елда, Әфганстандагы татар җәмгыяте рәисе сыйфатында, ул беренче тапкыр республикада булды, Казанга үз инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессының IV съездында катнашучы буларак килде. Аның Әфганстан татар җәмгыятенең Татарстандагы милләттәшләр белән мәдәни диалогны җайга салырга теләве турындагы доклады съездда катнашучыларда зур тәэсир калдырды.
«Камалетдин Татар һич икеләнүсез чын ватанпәрвәр һәм Әфганстанда яшәүче татарларның лидерларыннан берсе иде. Ул үз принципларын беркайчан да үзгәртмәде, байлык артыннан кумады һәм бик тыйнак яшәде. Ул җәмгыять мәнфәгатьләрен һәрвакыт беренче урынга куйды һәм татар яшьләрен үстерүгә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышты. Шуның аркасында Әфганстанда абруе гаять зур иде», - дип искәртте вәкиллеге Кабулда урнашкан Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының Казан бүлеге генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз