news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстан Хөкүмәте Рөстәм Миңнехановны Ураза бәйрәме белән котлады

Әфганстан Хөкүмәте Рөстәм Миңнехановны Ураза бәйрәме белән котлады
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Әфганстан Ислам Әмирлеге Хөкүмәте, сәнәгать һәм сәүдә министры Әлхаҗ Нуреддин Азизи исеменнән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Ураза бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Әфганстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим! Сезгә һәм гаиләгезгә бәхетле Ураза бәйрәме телим. Бу - ай буе изге гамәлләр кылган өчен зур бүләк», - дигән Әлхаҗ Нуреддин Азизи.

«Сезнең изге гамәлләрегез һәм догаларыгыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүенә, бу бәйрәм сезнең үзегез һәм гаиләгез өчен тынычлык, сәламәтлек һәм уңыш белән тулы көннәрнең башы булачагына ышанам», – дип өстәгән Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot