news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан вәкиле татар телен укытуны оештыру өчен Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады

Әфганстан татар иҗтимагый-мәдәни фонды рәисе, Кабул шәһәренең Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнаша. Ул бүген пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка әфган мәктәпләрендә татар телен укыту өчен ярдәм күрсәтү үтенече белән чыкты.

«Яңа хакимият татарларны таныды. 12 провинциядә мәктәпләрдә татар теле укытылачак. Онлайн укытуны оештыру, Казан университетында укытучылар әзерләү, укыту кулланмалары белән тәэмин итү, балаларны укыту өчен программалар әзерләү өчен ярдәм кирәк», - диде Забихулло Надери.

«Әфганстан татарлары актив. Татарстан һәм Әфганстан арасында килешү төзелүен көтәбез», - диде Әфганстан татарлары советы башлыгы.

Ул хәзер Әфганстан актив үсеш алуын искәртте. Әфганстанда татарлар яшәгән урыннарда унар мең тонна ташкүмер чыгарылуын әйтте.

«Хәзер Әфганстан төрле илләр, шул исәптән Татарстан белән дә белән актив эшли. Шулай ук, Әфганстанда көнбатыш компанияләре производстволары калды. Татарстан компанияләренә шул заводларның экспертизасын уздырып, үз канаты астында эшләтеп җибәрергә тәкъдим итәбез. Бу нефть, газ табу, эшкәртүгә кагылышлы өлкәләргә кагыла», - диде Забихулло Надери.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100