news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим иттеләр

Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Гератта җир тетрәү нәтиҗәсендә торыр җирләрен югалткан Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә мөмкин. «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе, Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин шундый фикер белдерде.

«Герат провинциясендә җир тетрәүләрдән ким дигәндә 200 татар һәлак булды. Әлегә кадәр зыян күрүчеләрнең исәбе алып барыла. Кышка кергәндә 40 торак пунктта яшәүчеләрнең күбесе йортсыз калган, алар арасында безнең күп санлы кардәшләребез, татарлар бар. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән авыл районнары халкы зыян күргән. Һәм мин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Әфганстан татарлары гаиләләрен Татарстан районнарының ташландык авылларына күчерүне карарга тәкъдим итәргә телим. Уңай яклары күп. Әфганстан татарлары бу җирләргә кабат тормыш бирәчәк. Алар сарык үстерүдә тәҗрибәле, һәм алар бездә хәзер югары дәрәҗәдә булмаган терлекчелекне торгызырга булышачак. Фермаларны ремонтларлар һәм буш кырларны чәчәрләр», — дип саный Рөстәм Хәбибуллин.

Ул шулай ук Кыргызстанның күптән түгел генә шундый программа уздыруын да әйтте. Әфганстанның меңләгән кыргызлары Кыргызстанның авыл районнарына күченгән, һәм нәтиҗә уңай булган.

«Минемчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфган татарларының газап һәм кайгысына игътибар итәр һәм Татарстанда шундый ук программаны яклар. Шуның белән Әфганстан татарларына да ярдәм күрсәтеләчәк һәм Татарстанда ташландык авылларны торгызуга да адым ясалачак», – ди Рөстәм Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100