news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары «Татар-информ»га бердәм мәгълүмат хезмәте булдырырга тәкъдим итте

Әфганстан татарлары «Татар-информ»га бердәм мәгълүмат хезмәте булдырырга тәкъдим итте

Татар провинцияләренең аксакаллары Кабулда эшли башлаган Россия эшлекле үзәгендә булды. Әфганстан татарлары советы аның мәйданчыгында «Татар-информ» белән хезмәттәшлектә мәгълүмат хезмәтен булдырырга тәкъдим итте.

«Бу безнең уртак йорт. Әфганстан һәм Татарстан туганнар булды инде. Ә без, җирле татарлар, звеноны бәйләп торучы», - диде Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихуло Надери Татар.

Очрашуда аксакаллар Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды җитәкчелеген мәгълүмат хезмәте оештыруда ярдәм итүләрен сорады.

«Без «Татар-информ» агентлыгына мәгълүмати яктырту проектын тәкъдим итәргә һәм Татарстан җитәкчелегенә тиешле тәкъдим белән чыгарга әзер», - дип белдерде очрашу нәтиҗәләре буенча Казан хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Очрашу азагында аксакаллар ватандашларына уңышлар теләде һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка республиканың Әфганстанның татар җәмгыяте тормышына һәм үзәкне ачуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100