news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары шурасы Идел буе Болгары галиме шәех Болгарины искә алды

Әфганстан татарлары шурасы Россия мөселманнарының Казан хәйрия-патриотик фонды вәкиллеге хезмәткәрләре белән берлектә Кабул шәһәрендә Идел буе Болгарының иң танылган галимнәренең берсе –  шәех Хаҗи Болгарины искә алды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көнен бәйрәм итүгә багышланды.

«Газни провинциясенең Рауда өязендә Әфган халкының хөрмәт һәм ихтирамлы урыннарның берсе – шәех Хаҗи Болгари кабере. Безнең делегация хөрмәтле шәех каберендә булды. Без дога кылдык һәм бөек Болгар галимен искә алдык» , – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары шурасы башлыгы Забихулло Надери Татар.

Шәех Болгари солтан Мәхмүд Газнәвиның (971-1030, 988 елдан хакимлек итә) укытучысы була һәм сөнни исламны таратучыларның иң танылган мәгърифәтчеләренең берсе була. Моннан тыш, Болгар галиме табиб буларак та таныла. Аның «Әл-Җәмиг» («Всеобъемлющий»), «Фәвәид Әл-Җавахир» («Полезные сущности») һәм «Тарик Әл-Болгар» («Булгарский путь») хезмәтләрен ул чордагы мөселман дөньясының күп кенә дин әһелләре тәрҗемә итә. Шәех Хаҗи Болгари Газни провинциясендә 39 яшендә вафат була.

Шейх күмелгән урын белән янәшәдә минераль сулы чыганак бар, аны халыкта Болгари исеме белән атыйлар. Янәшәдә генә хаҗилар өчен коену урыны һәм кунакханә төзелгән, алар бирегә Болгарины искә алырга һәм шифа чыганагына килә. 1971 елда шәех күмелгән урында мавзолей төзелгән.

«Минем фикеремчә, шәех Хаҗи Болгари мирасы аерым игътибарга лаек. Бүгенге көнгә кадәр аның хезмәтләре һәм тормышы аз өйрәнелгән булып калуы бик кызганыч. Татарстан галимнәре кызыксынган очракта, фонд тикшеренү эшләрен үткәрүдә ярдәм итәргә әзер», –  диде Россия мөселманнарының Казан хәйрия-патриотик фондының генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100