news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары советы башлыгы: Татарлар таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла

Әфганстан татарлары советы башлыгы: Татарлар таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла
Владимир Васильев

Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар әйтүенчә, татарлар төрле җиргә таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла

Ул Казанга икенче тапкыр килүен әйтте. Совет башлыгы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнаша. Ул Татарстанның кунакчыл булуын ассызыклады. 

«Татарлар төрле җиргә таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла. Бу яктан караганда татарлар – бәхетле халык, башкалар кебек түгел», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул Әфганстанда яшәүче татарларның яшәешен әйбәт дип бәяләде. Белем алуга ихтыяҗ булуын әйтте. 

Ул шулай ук хезмәттәшлек итү өчен «Татар-информ» агентлыгына рәхмәт сүзләре әйтте. Әфганстан татарларының тормышын чагылдырган язмалар чыгуына шат булуын әйтте. 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100