Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әфганстан татарлары Мәскәүдә изге Рамазан кубогы өчен мини-футбол турнирында катнаша
Әфганстан татарлары мини-футбол буенча беренче «Изге Рамазан кубогы» ачык турнирында катнашырга әзерләнә. Финал этабы 28-30 апрель көннәрендә Мәскәүдә узарга тиеш.
«Турнирга 14 уенчы һәм ике рәсми вәкил киләчәк. Безнең команда һәвәскәрләдән тора. Командага балалар төрле кышлак һәм өязләрдән җыелды», – дип сөйләде «Татар-информ»га Әфганстан татарлары советы җитәкчесе Забихулло Надери Татар.
Турнир Россия мини-футбол ассоциациясе ярдәмендә узачак. «Изге Рамазан Кубогы»ның оештыру комитеты җитәкчесе – Россия ММА федерациясе (Катнаш көрәш төрләре союзы) вице-президенты Рамил Фазлыев.
«Әфганстан татарлары яшьләре бик актив, футболны Әфганстанда яраталар. Татар интернатларында тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар тәкъдим иткән футбол командасы капитаны Әхмәд Сохраба Татар Әфганстан җыелма командасына чакырылды, ул төньяк провинцияләрнең футбол командалары арасында яшьләр зона турнирында җиңгән иде. Әфганстан яшьләрен чакырган өчен оештыручыларга рәхмәт. Бу турнирда катнашу алар өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Фондның вәкиллеге Кабулда эшли.
- 2021 елда грепплинг спорт көрәше буенча «Изге Рамазан Кубогы» турниры Казанда үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз