news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан татарлары мәҗлесе рәисе Бөтен әфган аксакаллар съездында катнаша

Әфганстан татарлары мәҗлесе рәисе Бөтен әфган аксакаллар съездында катнаша
"Татар-информ" фотосы

Кабул шәһәрендә Бөтен әфган аксакаллар советы (Лойя-джирга) съезды узачак. Съезд эшендә Әфганстанның иң дәрәҗәле өлкәннәре һәм 12 ислам иле вәкилләре катнаша. Аксакаллар делегациясе составына Әфганстан татарлары мәҗлесе рәисе Әлхәд Әхмәд Бәй Татар да кертелгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев яза.

«Өч меңнән артык ислам дине белгече һәм Әфганстан кабиләләренең аксакаллары Кабул шәһәрендә Бөтен әфган советы съездына җыелды. Анда Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды вәкиллегенең сигез делегаты һәм татар җәмгыятенең 536 аксакалы һәм дин әһеле катнаша», - диде «Татар-информ» журналисты белән сөйләшүдә фондның генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Лойя-джирга чаралары кысаларында Әфганстан тышкы эшләр министры Әмир Хан Муттаки рәислегендә халыкара ислам конференциясе утырышы узды.

«Утырышта катнашучылар халыкара вазгыять, икътисади кризисны җиңү юллары һәм Әфганстанда балаларга белем бирү мәсьәләләре турында фикер алышты», - дип сөйләде Әфганстан татарлары советы башлыгы Зәбихулло Надери Татар.

  • Кабулда иртән көчле шартлау һәм атыш булды. Шәһәрдә съезд  узу сәбәпле, иминлек чаралары көчәйтелде.
  • Әфганстанда соңгы Лойя-джирга 2020 елның августында булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100