Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстан студентларына Россиягә баруны тыйдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әфганстан Югары белем министрлыгы 500 студентка Россиягә укырга баруны тыйды. Бу хакта җирле «Хашт-е Собх» басмасы хәбәр итә.
«Талибан»* (террорчылык эшчәнлеге өчен БМО аны санцияләр астында тота – Т-и иск.) берләшмәсе, студентларның «Россиягә мөселман булып китеп, өйләренә коммунист булып кайтуларын» раслап, йөзләгән студентка Россиягә барырга комачаулады», - дип яза РИА Новости басмага сылтама белән.
«Талибан» хәрәкәте Әфганстанда 2021 елдан бирле хакимият башында. Талиблар моңа кадәр дә 1996-2001 елларда ил белән идарә иткән иде, әмма соңыннан Америка гаскәре керү нәтиҗәсендә аларның режимы бәреп төшерелде. 2021 елда АКШ армиясе Әфганстаннан киткәннән соң, «Талибан» хакимиятне кире кайтарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз