news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстан сәнәгать министры авыр вакытта ярдәм иткәне өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте

Әфганстан сәнәгать министры авыр вакытта ярдәм иткәне өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте
Фото: «Татар-информ»

Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи Россиянең Әфганстан Ислам Әмирлеген рәсми рәвештә тануына бәйле рәвештә Әфганстанның Россия эшлекле үзәге җитәкчелегенә мөрәҗәгатендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ил өчен авыр вакытларда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, сәясәтче тотрыклылык һәм уңышлар теләде. Ул Россия һәм Татарстан белән диалогның алга таба үсүенә, шулай ук тыныч яшәү һәм үзара иминлек буенча тырышлыкларны берләштерүгә ышаныч белдерде.

«Сезгә һәм хөрмәтле коллегаларыгызга, аеруча Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнеханов әфәндегә җылы сәламнәремне юллыйм һәм олы хөрмәтемне белдерәм. Безнең уртак эш төркеме кысаларында Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә тыйнак кына булса да үз өлешебезне кертә алуыбыз әфган халкы өчен чыннан да зур шатлык», – дип искәртте Нуретдин Азизи.

«Россия Федерациясе тарафыннан кабул ителгән тарихи һәм зур әһәмияткә ия карар өчен ихлас күңелдән олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Глобаль тетрәнүләр һәм билгесезлек хөкем сөргән бу катлаулы вакытта Россия ягыннан ясалган кыю һәм гуманлы адым - Әфганстан Ислам Әмирлеген тану – Россия Федерациясендә безнең кардәшләрнең зирәклеген, теләктәшлеген һәм изге ихтыярын чагылдыра», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot