news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан, Пакистан һәм Иран татарлары Бердәм татарлар советы оештыра

Әфганстан, Пакистан һәм Иран татарлары Бердәм татарлар советы оештыра
"Татар-информ"

Әфганстан, Пакистан һәм Иран татар җәмгыятьләре Бердәм татарлар советын төзү планы турында белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.

«Бу төбәктә татар җәмгыятьләренең аралашу мәсьәләсе иң зур проблема булып тора. Озак вакытлар аерым җәмгыятьләр бер-берсе белән аралашмады диярлек. Алар әкренләп башка җирле этнослар белән ассимиляцияләшкән һәм аерым бер милләт буларак юкка чыга башлаган. Соңгы елларда Әфганстан татарларының милли яңарыш сәясәте йогынтысында күрше дәүләтләр оешмалары бу мәсьәлә белән кызыксыну белдерә башлады», - диде Хәбибуллин.

Хәзерге вакытта Әфганстан татарлары җәмгыяте өч миллионга якын кешене берләштерә. Иранда миллионга якын һәм Пакистанда татар җәмгыятьләренең ике миллионнан артык әгъзасы бар.

Билгеләп үтелгәнчә, Пакистан һәм Иран татарлары ягыннан милли берләшмәгә ихтыяҗ арта бара. Бу мәсьәләдә Казан хәйрия фонды зур роль уйнады, аның вәкилләре аралашуның уртак нокталарын табарга ярдәм итә. Шул исәптән алар милли мәгариф мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклаша һәм бизнесны берләштерә.

«Бу елга планнар күп. Барыннан да элек, «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2023» XIII Халыкара икътисади саммитында Әфганстан татарлары арасыннан бизнесменнар катнашуын планлаштырабыз», - дип өстәде Хәбибуллин. Аның сүзләренчә, этник татарлар арасыннан, Пакистан һәм Ираннан күп кенә бизнесменнар икътисади саммит чараларында катнашырга әзер.

«Бу илләр хөкүмәте дә Казан хәйрия фонды белән эшләү белән кызыксынуын белдерде», - дип йомгаклады Рөстәм Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100