Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстан һәм Татарстан проектлар әзерләүдә бергәләп эшләү турында меморандумнар төзеде
Сәүдә очрашулары барышында Әфганстан һәм Татарстан проектлар әзерләүдә бергәләп эшләү турында меморандумнар төзеде, инвестицияләрнең гомуми күләме 183 миллион доллар тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта «Бахтар» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында искәртүләренчә, биредә Татарстан продукциясен һәм технологияләрен экспортлау турында сүз бара.
Әфганстан Ислам Әмирлегенең сәнәгать һәм сәүдә министры Нуретдин Азизи ике яклы очрашуда Әфганстан Ислам Әмирлеген рәсми рәвештә таныганы өчен Россиягә рәхмәт белдерде, шулай ук Россия Федерациясе белән Әфганстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөһимлеген искәртте. Министр шулай ук Татарстан инвесторларына тау сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм дару үсемлекләре җитештерү проектларына акча кертергә тәкъдим итте.
Үз чиратында, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республикада җитештерелә торган продукция турында сөйләде һәм әфган эшмәкәрләрен 26 августта Татарстан Республикасында узачак нефть күргәзмәсендә катнашырга чакырды.
«Күптән түгел Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге мәйданчыгында Россия-Әфганстан инвестицион советы эшли башлады һәм Татарстан делегациясенең килүе аның үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Татарстан белән Әфганстан арасында төзелгән сәүдә килешүләре Татарстан продукциясен һәм технологияләрен экспортлауны үз эченә ала», – диде Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин «Татар-информ» агентлыгы журналистына.
Татарстан делегациясенең Әфганстанга сәфәре кысаларында яклар башка секторлар (азык-төлек җитештерү, вертолетлар төзү, судан файдалану, нефть-газ тармагы, электр приборлары, кер юу чаралары, сантехника эшләнмәләре, төзелеш материаллары) турында да фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз