news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан һәм Татарстан көрәш буенча уртак турнир үткәрергә мөмкин

Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин Кабул шәһәрендә Әфганстан Ислам Әмирлеге спорт министры һәм Олимпия комитеты башлыгы Әхмәдулла Васик белән очрашкан.

Яклар ике илдә спортны үстерү, шулай ук Әфганстан, Россия һәм Татарстан командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матчлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алышкан.

«Әфганстан Футбол Федерациясе башлыгының Россия, Татарстан һәм җирле клубларның җыелма командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашулар оештыру турында мөрәҗәгатен «KazanForum 2025» форумының оештыру комитеты, Россия һәм Татарстан Спорт министрлыклары игътибарсыз калдырмас, дип өметләнәбез. Бу «Талибан» хәрәкәте эшчәнлеген тыю туктатылганнан соң Әфганстан белән Россия халыкларын якынайтуда беренче адым булачак. Без Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәгенә илләр арасында сәүдә-икътисади үсеш өлкәсендә генә түгел, ә халык дипломатиясен (ә спорт аның аерылгысыз өлеше булып тора) үстерүдә дә актив эшчәнлеге өчен бик рәхмәтле», - дип билгеләде Әхмәдулла Васик.

Хәбибуллин әйтүенчә, соңгы вакытта Әфганстанда спорт актив рәвештә үсә. «Күптән түгел Төрекмәнстанда узган Азия илләренең көрәш чемпионатында Әфганстаннан алты көрәшче призлы урыннар яулады», – дип уртаклашты Хәбибуллин. Россия белән Әфганстан арасында да, Татарстан белән Әфганстан арасында да ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен бик яхшы перспективалар бар, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100