Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстан һәм Татарстан икътисади комиссиянең беренче утырышын уздырды
Россия Федерациясе вице-премьеры Алексей Алексерчук җитәкчелегендәге Россия делегациясенең Әфганстанга сәфәре кысаларында «Әфганстан – Татарстан» икътисади комиссиясенең беренче утырышы узды. Бу хакта Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге хәбәр итә.
Комиссиянең рәистәшләре - Әфганстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Нуруддин Азизи һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. Аның эшендә шулай ук профильле ведомстволар вәкилләре һәм коммерция компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Яклар реаль икътисади проектларга һәм гамәли чараларга игътибар юнәлтте. Алар арасында – Россия һәм Әфганстан арасында транспорт-логистика коридорын үстерү, Татарстаннан азык-төлек китерүне арттыру һәм Республика бизнесының Әфганстан базарына чыгуы өчен отышлы шартлар тудыру.
Шулай ук төбәкнең экспорт потенциалы турында фикер алыштылар: Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров товарлар китерү өчен кызыклы шартлар булдыру буенча тәкъдимнәр кертте.
Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин сүзләренә караганда, яклар логистиканы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау мәсьәләләрен җентекләп тикшергән. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан моның өчен уникаль конкурент шартлар тәкъдим итте, һәм моны сөйләшүләрдән гамәли икътисади багланышларга таба мөһим адым дип атады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча яклар комиссиянең киләсе очрашуын 2027 елда «Россия – Ислам дөньясы. Казанфорум» кысаларында уздырырга килеште. Анда Әфганстан вице-премьеры Абдул Гани Барадар катнашыр дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз