news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфганстан делегациясе Казанга мәгариф министрлары форумында катнашырга килде

Казанга мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» дигән халыкара форумы чараларында катнашу өчен Әфганстаннан хөкүмәт делегациясе килде. Делегациянең җитәкчесе – Әфганстанның югары белем министры Мөхәммәт Нида Надим.

Әфганстан делегациясен Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин озатып йөри. Фондның вәкиллеге Кабулда эшли.

«Татарстан Әфганстан белән мөнәсәбәтләрне икътисад өлкәсендә генә түгел, мәгариф өлкәсендә дә үстерүен дәвам итә. Күптән түгел  «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы эшендә хөкүмәтнең Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуруддин Азизи җитәкчелегендәге делегациясе катнашты. Ә бүген Татарстан башкаласына Әфганстанның югары белем министры Мөхәммәт Нида Надим килде. Форумда берничә очрашу уздыру планлаштырыла, шул исәптән Әфганстан студентларын Россия югары уку йортларында укыту мәсьәләләренә кагылышлы да», – дип билгеләп үтте «Татар-информ» журналистына Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100