news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфган ветераны: Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр белән даими элемтәдә торабыз

Әфган ветераны: Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр белән даими элемтәдә торабыз
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ватан Геройлары көне уңаеннан Камал театрында узган тантанага Әфган, Чечен сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операция ветераннары да чакырулы иде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашында узды.

Кукмарадан булган Әфган сугышы ветераны Мәүлит Миңнегалиев ахсус хәби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтүләрен билгеләде.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле күпме булдыра алабыз, гуманитар ярдәмнәр илтәбез. Шулай ук хәйрия концертлары оештырабыз. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркемебез дә булдырылган. Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр белән даими элемтәдә торабыз. Мәсәлән, бүгенге батальоннарыбызның алга китеше бар икән – аларга яңа окоплар өчен пленка, такталар һәм башка төзелеш материаллары кирәклеген әйтәләр. Әле күптән түгел генә 25-30лап көрәк җибәрдек, инструментлар да җитеп бетми. Оборона министрлыгы да булышмый түгел, танк, самолетлар белән тәэмин ителеш тулысынча, диләр. Хәзер бер снарядны гына алсаң да ничә сумга төшә бит», – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ул яу кырында булган кыйммәтләр хакында да сөйләп алды. «Балалар төшергән рәсемнәр, сурәтләр, аннары мәктәп укучылары язган хатлар да анда бик нык мөһим. Аларны кабул итеп алгач хәрбиләр үзләрен өйләрендә, гаиләләре янында булып киткән шикелле тоялар. Гражданканың кадерен «анда» баргач кына аңлыйсың», – дип фикерләре белән уртаклашты әңгәмәдәш.

Түбән Камадан Заур Моратов мобилизация вакытында фронтка чакырылган, хәзерге көндә махсус хәрби операция ветераны.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Мин махсус хәрби операциягә мобилизация белән 2022нче елда киттем. Тумышым белән Кыргызстаннан булам, ә Түбән Камада яшәдем һәм эшләдем. Иң башта 430нчы полкта хезмәт иттем. Рядовой булып киткән идем, өлкән лейтенант званиесенә кадәр үстерделәр. Көньяк Донецк юнәлешендәге бәрелешләрдә булырга туры килде. Энем белән бергәләп хезмәт иттек, ләкин сәламәтлек буенча фронттан кайтым. Ә Руслан энем калган иде, әмма күптән түгел һәлак булды, җирләдек. Хәрбиләр исән-сау кайтсын, илебездә тынычлык урнашсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тантаналы чара барышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татмедиа» уздырган «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсында җиңүчеләрнең әсәрләре җыентыклары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авторларның автограф-сессиясе ясалды, кунаклар язучылар белән күрешү мөмкинлегенә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot