Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әфганстанда яшәүче инвалид татар кызы Рөстәм Миңнеханов портретын ясаган

Әфган татары, Фирүзә исемле унбер яшьлек инвалид кыз Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган һәм аны Татарстан Президентына бүләк итәргә тели. Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды чаралары вакытында Болгарда булган Әфганстан татар җәмгыятенең күп кенә делегатлары туры трансляция алып барган.
«Барлык делегатлар да чараның (Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды – Т-и иск.) югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. Болгар шәһәренә, татарларның тарихи Ватанына экскурсия аеруча нык хәтердә калды. Делегатларның күбесе туры трансляцияләр алып барды, алар әфган ягында күп кенә туганнарын җыйды», - диде Зәбихулла Нәдери Татар.
Болгардан оештырылган трансляцияне 11 яшьлек инвалид кыз Фирүзә дә караган. Шуннан соң ул карандаш белән Рөстәм Миңнехановның портретын ясаган һәм аны Татарстан Президентына бүләк итәргә тели.
«Өч ел элек аның авылын АКШ хәрбиләре бомбага тоткан. Фирүзәдән тыш, авылда яшәүчеләрнең барысы да, шул исәптән кызның әти-әнисе, абый-апалары да һәлак булган. Ярым тере хәлдәге Фирүзәне хәрабәләр астыннан казып чыгарганнар. Ул аякларын югалткан һәм тәне бик нык пешкән. Фирүзәнең бүләген Татарстан Президентына тапшыра алырбыз дип өметләнәм», - диде Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының Казан бүлеге генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз