Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әфган татарлары җәмгыятенә агачтан кисеп ясалган Әфганстан картасын бүләк иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Агачка уеп рәсем ясаучы, реставратор һәм Кабулдагы каллиграфия остаханәсе җитәкчесе Нәҗибулла Мохайби Бахонер агачтан кисеп Әфганстан картасы ясаган һәм аны татар җәмгыятенә бүләк иткән. Әфганстан татарлары Шурасы башлыгы Зәбихулла Нәдери Татар «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
«Әфган татарлары белән бик тә горурланам. Алар кыска гына вакыт эчендә милләтне үстерүдә зур ыргылыш ясады. Алар – үз Ватанының патриоты, милли үзенчәлекләре һәм килеп чыгышлары белән горурланалар. Үз әсәремдә татар провинцияләрен зәңгәр төскә буядым һәм татарларның логотибы белән бизәдем», - диде Нәҗибулла Мохайби Бахонер картаны Әфганстан татарлары Шурасы башлыгына тапшырган вакытта.
Зәбихулла Нәдери Татар рәссамга рәхмәт белдерде, аның әсәрләрен бөтен дөньяның мәдәни казанышы һәм Әфганстан татарларының горурлыгы дип санавын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз