news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аферист Яшел Үзәндә яшәүче ханымны кредит алырга һәм аңа 1,7 млн сум күчерергә күндергән

Яшел Үзәндә яшәүче ханым мошенниклар аркасында зур сумма акчасын югалткан. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

55 яшьлек хатынга таныш булмаган кеше шалтырата һәм аны дустанә булмаган ил белән хезмәттәшлек итүдә гаепли. Ул ханым исеменә кредит рәсмиләштерелүе һәм аның чит илләргә җибәрелүен әйтә. Аннары банкка барып, бу күчерүләрне булдырмый калыр өчен башка кредит рәсмиләштерергә киңәш итә.

Нәтиҗәдә, ханым берничә банкта 1,7 млн сумлык кредит рәсмиләштерә. Банкның уяу хезмәткәре ханымны мошенниклар алдавына ышандыра. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot