Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Афәт//ИСЕРЕК БЕЛСӘ ИДЕ ҮЗЕНЕҢ КЕМ ИКӘНЕН//23 ноябрь, №47
Афәт//ИСЕРЕК БЕЛСӘ ИДЕ ҮЗЕНЕҢ КЕМ ИКӘНЕН//23 ноябрь, №47
Эчкечелек ишеген шакымаган гаиләләр һаман азая бара.Бигрәк тә гади халык арасында... Хәер, дәрәҗәле эшем кешеләре дә аз эчми. Тик аларны кеше күрми-белми. Хатыннары сабыр, күрәсең. Ә безнекеләрнең эчендәге тышында. Кайчак шулай, ирләренең эчүләреннән зарланган хатын-кызлар белән сөйләшеп китәм дә, сөйләгәннәреннән хәйраннар калам.
Шуларның кайберләрен, гыйбрәт өчен дип, газета укучыларга да җиткерергә булдым. Чөнки бу афәтнең безнең татар халкы яшәешенә аяк чалуы җанны әрнетә. Әле бөтенләй үк аракы сөременә батмаган ир-атлар, бәлки уйланырлар, үз гамәлләренә чик куярлар, дип тә өметләнәм.
“Северная” бистәсендә үз йортлары белән яшәүче Галия ханым сөйли:
— Мин аек вакытында да аның карашыннан курка башладым. Эчеп кайтса, бөтенләй ерткыч җанварга әйләнә. Ничә мәр- тәбәләр инде савыт-сабаларны ватып бетерде, тәрәзә пыялаларын коеп төшереп, үзе дә канга батып бетте. Балалар белән өйдән чыгып качарга мәҗбүр булабыз, күршеләрдә кунган очраклар да бар. Айныгач, гафу үтенгән була тагын... Кайчан башы бетәр икән дип көтеп йөрибез. Яхшы, акыллы кешеләр юкка чыга, ә аңа чуртым да юк...
Рәмзия:
минем ирем исерсә, ачуланышмый, бәйләнми, өй эшләрендә күбрәк тә булыша әле. Аек чагында бик җитди, авызыннан сүз тартып ала алмыйсың, эшлекле кыяфәттә йөри. Тавышны мин чыгарам. Атнасына ике мәртәбә генә эчеп кайтса да никадәр акча кирәк бит, бигрәк кыйммәт бит хәзер хәмер. Бәлки аны фәхишәләр “сыйлап” кайтара торгандыр, әлегә анысы сер булып кала... Минем сүзләрдән соң, үпкәли, берәр атна сөйләшми йөрибез.Җәмилә сеңелкәш
сүзләре: ирем бик зәһәр көнче булып чыкты. Аз гына “кабып” кайтса да, әллә кайчангы, онытылып беткән сәхифәләрне искә төшереп теңкәмә тия. Яшь чагында егетләрнең дә, кызларның да сөйләшеп, күрешеп, хатлар алышкан дуслары була бит инде. Заманында, эчкерсезлегем белән, аңа да сөйләгән булганмын. Хәзер шулар белән талый. Берәү белән исәнләшер, сөйләшер хәл юк...Мәймүнә апа
сөйләгәннәрдән: ирем өйдә шешә тотмый. Әмма, бик еш эчеп кайта. Төпченә башласаң — хуҗа белән эчтек, ди. Эштә эчәбез, кире кага алмыйм, ди. Туган көн, я хезмәттәге уңыш, я чамадан тыш арыйлар... Аның белән “салгаласа” — эше җиңелрәк бара, премияләр яза имеш...Хәдичә:
эчеп кайта да, гауга күтәрергә сәбәп эзли, кыйный, башларымны аңгырайтып бетерде инде. Соңгы мәртәбәсендә чыгып качып, милиция ияртеп кайттым. Шуннан соң, бераз тыйлыгып тора. Балалар хакына гына түзәм.Сания:
эчә иде, сыраны әйткән дә юк инде. Бер заман биле кузгалып, даими сызлана башлады. Табиблар исерткечләр эчүне туктатуны таләп иттеләр. Туктатты, биле тынычланды. Әмма, үтә кырысланды, саранланды. Акча турында авыз да ачырмый, үзе тота. Сирәк кенә булса да эчкәләгәндә бик юмарт, мәрхәмәтле иде...Шушы кыска гына фикер- ләрдән дә гаиләләрдәге аракы аркасында килеп чыккан ямьсезлекләр ачыла. Ир белән хатын арасына шешә кереп басмаса, тормыш нинди гүзәл, тыныч, матур, тотрыклы булыр иде.
Азат САФИН.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз