news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аерым шартларда социаль ипотека алу ислам тарафыннан рөхсәт ителә - Җәлил хәзрәт Фазлыев

Р.Минһаҗның "Кредитка фатир алу гөнаһмы?" язмасы социаль челтәрдә бәхәс уятты, Татарстанның баш казые кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). “Ватаным Татарстан” газетасында чыккан “Кредитка фатир алу гөнаһмы?” дигән язма социаль челтәрләрдә җанлы фикер алышу тудырды. Аерым алганда, “Фейсбук” кулланучыларын үз көче белән фатир алу мөмкинлеге булмаган яшь гаиләләргә нишләргә дигән сорау борчый.

"Соципотека нык выгодно бит ул! Ә башкача ничек була соң? Әйе, яшиләр ул кешеләр ата-ана йортында, яки сатып алып биргән йортта. Ә үзе җыеп алырга тиеш булганнар нишләргә тиеш? Минем әле үзе эшләп, акча җыеп (2-3 млн.) ипотекасыз фатир сатып алган бер яшь гаиләне дә күргәнем юк", - дип яза бер кулланучы.

"Менә бер мисал: 1985 елда бер кеше фатир алырга туганыннан 7 мең сум акча алып тора. Бу 7 меңне ул тиенләп 10 ел җыйган була. Инде кешеләр "миллионер" булгач, аена 20-30 мең эш хакы ала башлагач, 7 меңне кайтарып бирә. Бу гадел һәм мөселманча буламы? Кеше бурычын вакыт узгач та, сатып алу мөмкинлеген югалтмыйча бирергә тиеш", - дип сорый икенче кулланучы.

"Татар-информ" хәбәрчесе бәхәс уяткан әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертүне сорап Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать итте.

“Торырга урыны, торакны башка юл белән алу мөмкинлеге булмаучыларга моннан берничә ел элек казыят карары белән ипотека алырга рөхсәт ителде, – дип хәбәр итте ул. – Бу бигрәк тә социаль ипотекага карый. Анда бала туган саен түләү киметелә, алганга караганда азрак кайтарыла. Шуңа карап, бу ипотекага рөхсәт бирелде.

Ә кредит алу-алмау мәсьәләсендә фикер алышу, гомумән, урынсыз нәрсә. Аллаһ Тәгалә рибаны тыйган, бу хөкемне беркем дә үзгәртә алмый. Коръәндә аракыны тыйган аять бар, шуның шикелле була бит инде - анысы да харам, бусы да. Эшли икән, гөнаһы үзенә була. Кредит аркасында гаиләләр таркалып, күпме тавыш чыгып, кеше кая барып керергә белмичә интегә.”

Җәлил хәзрәт бурычка бирү сәдакага караганда саваплырак булуын билгеләп үтте. “Сәдака өчен ун тапкыр савап булса, бурычка биреп тору унсигез мәртәбә саваплы. Ләкин арттырып, өстәп түләү булырга тиеш түгел. Күпме алдың, шуның кадәр кайтарасың. Синнән чыгасы әйбер барыбер синнән чыга инде. Аллаһ Тәгалә баребер җаен китерә”, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100