news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аерым районнарда сәнәгать проектларының җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алуы күренми - Р.Миңнеханов

Президент республика киңәшмәсендә сәнәгатьтә алда барган һәм үсеш дәрәҗәсе җитәрлек булмаган районнарны атады.

Аерым районнарда сәнәгать проектларының җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алуы күренми - Р.Миңнеханов
prav.tatarstan.ru

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген анализларга йөкләде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ, "Мастер" КИП, “Химград” технополисы эш нәтиҗәләрен күрсәтте һәм алар аягында нык басып тора, диде Президент. Әмма муниципалитетлардагы проектларның, аерым алганда, Чистайда һәм Мамадышта, үсеш темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел, диде ул.

“Резидентлар белән эшләүне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрү зарур”, - диде Миңнеханов. - Һәм бизнес-инкубаторларны тикшерү мөһим. Бу -  алар гадәти офис үзәкләренә әйләнмәсен өчен кирәк".

Татарстан лидеры муниципаль берәмлекләрнең уңай эш тәҗрибәсен таратырга тәкъдим итте. Мисал итеп Кайбыч районын китерде. Анда машиналар айга ике тапкыр авыллардан чүп җыялар. Бу системаны бакчачылык ширкәтләре өчен дә кулланырга мөмкин, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100