Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аерым районнарда авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне урман фондына күчерү ниятләнә
Аерым муниципаль районнарда урнашкан җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән башка категориягә күчерү күздә тотыла. Бу хакта республика законы проекты бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында каралды.
Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, документ Россия Федерациясе Җир Кодексы һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 маддәсе нигезендә эшләнгән. Ул Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Саба муниципаль районнары чикләрендә урнашкан 1107,2047 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге өчен яраксыз җир кишәрлекләрен урманнардан файдалану өчен урман фонды җирләре категориясенә күчерүне күздә тота.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз