news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аерым хокукый статуска ия затлар арасында җинаять очракларын ачыклау катгый контрольдә тотыла

Ел дәвамында полиция хезмәткәрләренә карата 153 җинаять эше кузгатылган

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан аерым хокукый статуска ия затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр белән килешмәүчән көрәш дәвам иттерелгән. Бу хакта бүген ведомствоның Казанның “Корстон” комплексында узган киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, былтыр үзләренә карата суд эшләрен башкаруның махсус тәртибе гамәлдә булган 70 зат 154 эш буенча җинаять эзәрлекләвенә дучар булган, шул исәптән 6 адвокат, муниципаль сайлау органнарының 33 депутаты, 24 авыл җирлеге башлыгы, 2 участок сайлау комиссиясе рәисе, 2 прокурор ярдәмчесе, эчке эшләр органнарының 2 тикшерүчесе.

“Ел дәвамында полиция хезмәткәрләренә карата 153 җинаять эше кузгатылды, бу, бер элек булган күрсәткечләргә тәңгәл диярлек. Законны бозган 54 кеше суд каршына инде килеп баскан. Бу өлкәдәге эш катгый контрольдә тотыла. Күрелгән чараларның җитди профилактик нәтиҗәлелеге бар”, - дип белдерде Павел Николаев. Ул хәбәр иткәнчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең законга каршы гамәлләре турындагы мөрәҗәгатьләр саны 1367 дән 969 га кадәр кимегән, ягъни 29 процентка. Гражданнардан үзләренә карата берничә мәртәбә шикаяте булган полиция хезмәткәрләре саны да кимегән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot