news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аерылышкан булу эшкә урнашканда тискәре фактор буларак кабул ителергә мөмкин

Гражданнарның гаилә хәле мәсьәләләре эшкә урнашканда, хезмәт хакы түләгәндә һәм карьера баскычыннан күтәрелгәндә фактор булырга мөмкин. Кузбасста Бөтендөнья рус халык соборының V Гомумроссия гаилә форумының пленар утырышында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Православие хатын-кызлары берлеге» халыкара иҗтимагый оешмасы рәистәше Наталья Дмитриевская шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Өйләнешмичә генә бергә яшәү, аерылышу эшкә кабул иткәндә, хезмәт шартларын, хезмәт хакы күләмен билгеләгәндә, карьера баскычыннан күтәрелгәндә тискәре фактор ролен уйнарга тиеш», - диде Дмитриевская.

«Әлеге чараларны гамәлгә ашыру гаилә институтын ныгытырга, туучылар санын арттырырга һәм гаилә кыйммәтләрен хуплауга юнәлдерелгән корпоратив демографик сәясәт формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде Дмитриевская.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә һәр дүртенче бала никахтан тыш тәрбияләнә. Иҗтимагый палата әгъзасы аерылышу алдыннан мәҗбүри консультация кертергә, шулай ук никахны өзү процедурасын максималь катлауландырырга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot