news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аэропортта тәмәке тарту урынын түләүле ясарга тәкъдим иттеләр

Депутат әйтүенчә, аэропортта тарткан өчен бәяне 50-100 сум итеп билгеләргә кирәк.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Аэропортларда тәмәке тарту бүлмәләрен булдыру турында закон проектын хуплаучы Дәүләт Думасы депутатлары аларны түләүле итәргә тәкъдим итте. Бу хакта “Известия” яза.

Дәүләт Думасының Контроль һәм регламент комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Нилов әйтүенчә, мондый бүлмәләрнең эшчәнлеген бизнес дип атарга була һәм тартучылар моның өчен акча түләргә тиеш.

Законга төзәтмәләр әзер түгел. Шуңа күрә бу бүлмәләргә керүнең ничә сум торачагы әлегә билгесез. Депутатларның берсе әйтүенчә, моның өчен түләүне 50-100 сум күләмендә билгеләргә кирәк.

  • Дәүләт Думасы депутатлары Россия аэропортларында тәмәке тарту зоналары булдыру закон проектын беренче укылышта кабул итте. Шулай ук аэропортларда тәмәке тарту бүлмәләрен кире кайтаруны 81 процент россияле хуплый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100