news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аэропортның өченче терминалын җәй ахырына төзеп бетерергә ниятлиләр

Казан аэропортының өченче терминалын төзүне быелның 30 августына тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне алдыннан узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Без аның ишекләрен ачып, кешеләрне кабул итә башлавы турында сөйләмибез. Аны эшләтеп җибәрү, билет системасы һәм башка мәсьәләләр бар», - дип белдерде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә объектның әзерлеге төгәлләнеп килә һәм барлык инженер системалары төзелеше инде тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot