Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Райнур Хәсәнов: Казанга очучы рейсларны татарча игълан итүләрен телибез
Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. Традицион рәвештә 26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерт узачак.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерә, аларга нәтиҗә ясап, премия һәм антипремияләр тапшыра. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов быелгы кандидатларны сайлап алу барышында авиакомпанияләргә мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан һәм Казанга очучы авиакомпанияләргә рәсми хатлар язган, алар самолетларда игъланнар 3 телдә – рус, инглиз һәм татарча яңгыравын сорыйлар.
«Быел без тел мониторингы кысаларында бик күп кенә хатларны авиакомпанияләргә, аэропортларга яздык. Татарстанга, Казанга очучы рейсларны татар телендә игълан итә аласызмы, дип сорадык. Мондый практика бар – мәсәлән, Санкт-Петербург аэропортында Казанга очучы барлык рейсларны 3 телдә – рус, инглиз һәм татар телендә игълан итәләр. Мондый тәкъдим белән без күп кенә аэропортларга һәм авиакомпанияләргә хатлар яздык. Кайберләре җавап бирде, алар бу юнәлештә безнең белән эшләргә әзер», – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.
Аның сүзләренчә, бүген инде кайбер авиакомпанияләр Татарстанга очучы самолетларда игъланнарны татарча яңгыраталар.
«Авиакомпанияләргә килгәндә, кайберәүләр инде очкычка утыргач, игъланны 3 телдә әйтәләр һәм Казанга килеп төшкәч тә игъланны татарча ишетеп була, ләкин бу барлык авиакомпанияләрдә түгел. Киләчәктә алар күбрәк булсын иде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз