news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирүгә кагылышлы бәйгене озайттылар

Конкурсның беренче этабы 16-18 октябрь көннәрендә «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә үткәрелде.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия аэропортларына мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирүгә кагылышлы конкурсны оештыручылар икенче этапны 30 октябрьгә кадәр озайтты. Бу хакта ТАСС агентлыгы бәйгенең операторы – Россия Иҗтимагый палатасына таянып хәбәр итә.

Мондый карар конкурска яңа катнашучылар – Калуга һәм Пенза шәһәрләренең кушылуы нәтиҗәсендә кабул ителде. Икенче этапның озайтылуы проектка кушылган төбәкләрдә яшәүчеләргә үз кандидатларын тавыш бирү исемлегенә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Бәйгенең беренче этабы 16-18 октябрь көннәрендә «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә үткәрелде. Икенче тур дәвамында гражданнар исемнәре аэропортларга бирелүе ихтимал кандидатларның үз вариантларын тәкъдим итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100