news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аэропортлар бәйгесендә Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән

4 декабрьдә Россия аэропортларына танылган ватандашларыбыз исемен бирү бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.

Аэропортлар бәйгесендә Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Аэропортлар бәйгесендә татар шагыйре Габдулла Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән. Мәгълүматлар проектның рәсми сайтында чыкты.

Кичә, 4 декабрьдә “Россиянең бөек исемнәре” проектында халык тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителде.

“Великиеимена.рф” сайты мәгълүматлары нигезендә, Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен сайлаучы халыкның 55 проценты тавыш биргән.

Татарстанның “Бигеш” аэропортына Түбән Камага нигез салучыларның берсе һәм җирле химия сәнәгатен булдырган Николай Лемаев исеме биреләчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot