news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропорты «Макс» мессенджерында пассажирлар өчен чат-бот эшләтеп җибәрде

Казан аэропорты «Макс» мессенджерында пассажирлар өчен чат-бот эшләтеп җибәрде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Казан» халыкара аэропорты пассажирларга мәгълүмат бирү өчен «Макс» мессенджерында чат-бот эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә рейслар расписаниесен белергә, очу графигындагы тоткарлыклар һәм үзгәрешләр турында мәгълүматка төгәллек кертергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Цифрлы ярдәмче шулай ук терминаллар, авиакомпанияләр, аэропортка бару маршрутлары һәм рейс тоткарланган очракта нишләргә кирәклеге турында белешмәләр бирә.

Моннан тыш, чат-бот аша VIP-заллар, бизнес-зоналар һәм парковка турында мәгълүмат алырга, сезонлы расписаниегә һәм авиабилетлар сатып алуга күчәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot