Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Аэрофлот» Россия кешеләре өчен Шри-Ланка һәм Мисырдан махсус рейслар оештыра
Бу рейсларга ике якка да «Аэрофлот» билетлары булган РФ гражданнары кабул ителәчәк.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Аэрофлот» махсус рейслар ярдәмендә чит илдәге Россия туристларын кайтарырга җыена. 14 һәм 15 мартта самолетлар Шри-Ланка һәм Мисырдан очачак.
«Бу рейсларга Россиядән кулланылган очыш сегменты белән ике якка да „Аэрофлот“ билетлары булган РФ гражданнары кабул ителәчәк», диелгән авиакомпаниянең телеграм-каналындагы хәбәрендә.
Шулай итеп, 14 мартта самолетлар Коломбодан һәм Шарм-эш-Шейхтан, 15 мартта Хургададан очачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз