news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аэрофлот Казаннан Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка туры рейслар ача

Аэрофлот Казаннан Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка туры рейслар ача
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аэрофлот «Библио-Глобус» туроператоры белән берлектә Казаннан һәм Екатеринбургтан Мисырга туры рейсларның чартер программаларын гамәлгә ашыра башлый. Татарстан башкаласыннан Хургадага беренче рейс 7 октябрьгә билгеләнгән, ә икенче көнне Шарм-эль-Шейхка рейс планлаштырылган. Бу хакта Аэрофлотның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Екатеринбургтан самолетлар ике юнәлеш буенча шулай ук 7 октябрьдә оча башлаячак. Рейслар ешлыгы атнасына өч тапкыр тәшкил итә.

Линиядә Эконом һәм Бизнес класстагы Boeing 737 лайнерлары җәлеп ителәчәк.

Компания Россия туристлары тарафыннан Кызыл диңгез юнәлешендәге туры рейсларга ихтыяҗ зур булыр дип көтә.

Искәртеп үтәбез, элегрәк Аэрофлот Краснодардан «Библио-Глобус» туроператоры белән уртак рейслар ачу турында игълан иткән иде, шулай ук авиакомпания самолетлары Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка ел әйләнәсе рейслар ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot